Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" ДТ идарә рәисе Иннокентий Алафинов белән очрашты

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" дәүләт компаниясе идарә рәисе Иннокентий Алафинов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында йзды. Анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, "Автострада" ААҖ генераль директоры Александр Ванюшин катнаштылар.

Яклар "Казан-Оренбург" федераль автомобиль юлының яңа маршруты кысаларында "Шали(М-7) - Баулы(М-7)" түләүле автомагистраль төзү" интвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Искәртик, "Европа-Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры Татарстан Республикасы территориясе аша узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International