Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Олег Матыцин белән очрашты

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Олег Матыцин белән очрашты.  

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Олег Матыцинны Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты итеп сайлануы белән котлады һәм аңа уңышлар теләде.  

Аннары яклар студентлар спортын киләчәктә халыкара масштабта да, Россидә дә  үстерү мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар.

Искәртәбез, FISU президентын сайлаулар 2015 елның 8 ноябрендә Лозаннада  (Швейцария) оешманың генераль ассамблеясендә уздган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International