Илдар Халиков ENES 2015 кысаларындаТКХда энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә эшлекле очрашуда. Мәскәүгә килүенең төп максаты - ENES-2015 IV Халыкара энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү форумы кысаларында, ТКХда энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу.

Искә төшерәбез: форумда катнашу өчен Татарстаннан зур делегация килде, моннан тыш, кайбер предприятиеләр ENES-2015 кысаларында Татарстанның бердәм күргәзмә экспозициясендә катнаша.

Илдар Халиков ENES-2015 экспозициясе белән танышты, шулай ук "Төбәк программаларын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергия нәтиҗәлелеге тәҗрибәсен гамәлгә кертүне киңәйтү" дигән киңәшмәдә катнашты.

Белешмә өчен:

ENES-2015 IV Халыкара энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү форумының оештыручылары – Россия Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү хөкүмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International