Рөстәм Миңнеханов Люксембургка килде

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2015 елның 19 ноябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Люксембург Герцоглыгына ике көнлек эш сәфәре башланды.
«Финдел» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Марк Энтин, Люксембургның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пьер Ферринг каршы алды.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Люксембургның Премьер-министры урынбасары – икътисад, эчке иминлек һәм оборона министры, Россия Федерациясе белән Бельгия-Люксембург икътисадый берлеге арасында  икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссия рәистәше Этьен Шнайдер белән очрашу өчен «Шато де Бурглинстер» (Château de Bourglinster) замогына юнәлде.
Иртәгә, 2015 елның 20 ноябрендә, Рөстәм Миңнеханов Бөек Люксембург Герцогы Анрида аудиенциядә булачак. Шулай ук Татарстан Президенты  Nekton инвестиция компаниясе рәисе һәм  генераль директоры Жерар Лопе белән очрашачак, «Бельваль» инновацион районында булачак, анда ул  «Технопорт» бизнес-инкубаторы һәм Люксембургның «Люксинновэйшн» инновацияләр агентлыгы эше белән танышачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Депутатлар Палатасы Рәисе Марс Ди Бартоломео белән очрашуы планлаштырылган. 
Люксембургның Сәүдә палатасында Татарстан-Люксембург түгәрәк өстәле булачак, анда Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы һәм Люксембург икътисады тәкъдир ителәчәк.
Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International