Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты –КАИ (КНИТУ-КАИ) Попечительлек советы утырышы узды. Шулай ук утырышта А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы Ренат Заманов, республиканың зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Илдар Халиков сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан югары уку йортларына, шул исәптән КНИТУ-КАИга керү имтиханнары нәтиҗәләре инженер белгечлекләренә конкурсның зур булуы турында сөйли: иң зур конкурс Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институтында 2015 елда самолет төзелеше белгечлегенә булган. “Татарстан өчен бу аеруча мөһим", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры. - Бүген Ту-160 самолетларын җитештерүне яңадан торгызу проекты буенча фикер алышу бара. Бу эш авиация тармагы өчен йөзләгән белгеч әзерләүне таләп итәчәк һәм самолет төзелеше белән бәйле КНИТУ-КАИга һәм башка катнаш югары уку йортларына,училище, мәктәпләргә яңа көч өстәячәк”.
Илдар Халиков, бүген университетның Россия авиасәнәгате алдына куелган бурычларны үти алуы бик мөһим, дип билгеләде. Барыннан да элек, предприятиеләрне яшь югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук фәнни эшләнмәләр дә әһәмиятле. Без барыбыз да КНИТУ-КАИдан бу өлкәдә яңа уңышлы казанышлар көтәбез, дип өстәде Татарстан Премьер-министры.
Попечительлек советы утырышы Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) бинасында узды. Татарстан өчен бу проект- югары квалификацияле инженер кадрларны Европа дәрәҗәсендә әзерләү, чит телләр белү һәм укыту тәҗрибәсе һәм технологияләр белән алмашу мөмкинлеге, дип саный Илдар Халиков.
“Без уңай динамика күрәбез, ләкин, шул ук вакытта, югары уку йорты һәм республика җитәкчелеге уку йорты алган позицияләрдән канәгать түгел. Безнең өчен институтның узган гасырның 70 нче елларындагы позицияләрен яңарту гына түгел, ә аларны узып китү бик мөһим. Бурычлар зур, ләкин бу КАИ һәм ул Европаның әйдәп баручы авиация университетларының берсе була ала һәм булырга тиеш”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Алга таба универитет ректоры Альберт Гыйльметдинов КНИТУ-КАИның 2014 ел һәм 2015 елның беренче ярты елындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.