Рөстәм Миңнеханов Nekton инвестицион компания рәисе һәм генераль директоры Жерар Лопез белән очрашты

2015 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында Nekton инвестицион компания рәисе һәм генераль директоры Жерар Лопез белән очрашты. 

Royal Hotel конференц-залында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агетлыгы Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Сәламләү суүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе вәкилләре белән таныштырды һәм бу очрашу төрле юнәлешләрдә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәр дип ышануын белдерде. 

"Сәяси яктан бик уңайлы вакыт түгел, ләкин без тик тора алмыйбыз, уртак максат һәм бурычларны билгеләп, көчләребезне берләштерергә тиешбез", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасында Төркия бизнесы актив рәвештә эшли, "Алабуга" МИЗ территориясендә өч яңа производство ачылырга тора, ике АКШ заводы эшли. 

Жерар Лопез үз чиратында, билгеләгәнчә, Nekton компанияләр төркеме (43 предприятие) соңгы 10 елда Россия компанияләренә инвестицияләр белән шөгыльләнә. 

Лопез сөйләгәнчә, Nekton Люксембургка  е-Bay, PayPal һәм Skype кебек компанияләр бизнесын китерде. Хәзерге вакытта бу компанияләр - ил бюджетына иң зур күләмдә салым түләүчеләр. 

"Мин сезнең актив рәвештә мәгълүматлаштыру технологияләрен үстерү белән шөгыльләннгәнегезне беләм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнехановка Жерар Лопез. - Нефть һәм газга бай төбәктә интелектуаль милеккә юнәлешне үзгәртү бик мөһим. Татарстан Республикасы бик алдынгы, һәм элемтәләрне урнаштыру өчен мин булдырганны эшләрмен". 

"Без хезмәттәшлек өчен бар булган ресурсларны кулланырга тиеш, - диде Татарстан Президенты. - Сезнең ил инновацияләр, хәләл өлкәдә проектлар, ислам банкингы белән шөгыльләнә. Ислам банкингы, башка финанс институталр белән чагыштырганда, бүгенге көндә тотрыклырак нәтиҗәләр күрсәтә".

Йомгаклап Рөстәм Миңнеханов бизнес даирәләр вәкилләрен Татарстанга чакырды. "Без сезне Татарстан Республикасында көтәбез", - диде ул. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International