Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацияләр районында булды. Искәртик, Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Бөек Люксембург Герцоглыгына ике көнлек эш визиты белән килде.
Кунакларга "Технопорт" бизнес-инкубаторы һәм «Люксинновэйшн» инновацияләр буенча агентлык турында сөйләделәр.
Шуннан Татарстан вәкилләре "Бельваль" районын оештыру планы белән таныштылар. Бүген бу территориядә шәһәр төзү проекты гамәлгә ашырыла. Шәһәрдә 7 мең кеше яши алачак, ә 25 мең кеше эшли, укый, тикшеренүләр белән шөгыльләнә алачак. Бу макстатта кирәкле инфраструктура булдырыла - мәктәпләр, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре. Ә иксе "Бельвиль" корчы кою заводы калдыкларын саклап истәлекле урынга әйләндерәләр.
"Технопорт" бизнес-инкубаторы җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов үзәкнең эшчәнлеге һәм оештырылу тәртибе, инновацияләр юнәлешендәге компанияләр үсеше белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы делегациясен Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марк Энтин һәм ЛЮксембургның Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Пьер Ферринг озата йөрделәр.
Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агетлыгы Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар бар.