Бүген Люксембургка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Люксембург Бөек Герцогы Анри кабул итте.
Очрашу Люксембургның Бөек Герцог сараенда узды.
Рәсми фотога төшүдән соң Рөстәм Миңнехановның Люксембург Бөек Герцогы Анри белән кара-каршы очрашуы узды.
Люксембург Бөек Герцогы Анри Рөстәм Миңнехановка Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкерның Казанга визиты югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен рәхмәтен белдерде (2012 елның 28 сентябре).
Татарстан Президенты, үз чиратында, Люксембург Бөек Герцогы Анрига очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Федерациясе белән Бөек Люксембург Герцоглыгы арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Люксембург хезмәттәшлеген уңышлы үстерүгә ышануын белдерде.
Аудиенция ахырында Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцогы Анрины Россия Федерациясенә визиты кысаларында Казанга киләргә чакырды.