Без Люксембург бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат булачакбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Сәүдә палатасында булганда хәбәр итте.
Искәртәбез Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөек Люксембург Герцоглыгына эш сәфәре (2015 елның 19-20 ноябре) кыла.
Люксембург Сәүдә палатасында Татарстан-Люксембург «түгәрәк өстәле» оештырылды, аның эшендә Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга теләгән Люксембург бизнесы вәкилләре катнашты. Чара кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.
Люксембург Сәүдә палатасы генераль директоры Карло Тэлен билгеләп үткәнчә, Люксембург белән Татарстанның уртак юнәлешләре күп, аерым алганда, финанс секторы өлкәсендә. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы ИТ-технологияләрне гамәлгә кертү буенча алдынгы төбәк булып тора.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Россия һәм Люксембург җитәкчелегенә уртак проектлардагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ышанам ки, халыкара сәяси климат үз җаена килер, һәм хөкүмәтләрнең бурычы – бизнеска дөрес импульс бирү.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан-Люксембург икътисадый багланышларын үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Беренче чиратта инновацияләр һәм инжиниринг, мәгълүмат-коммуникацион технологияләр, финанс хезмәт күрсәтүләре, венчур финанслау һәм ислам банкингы, энергетика, машина төзелеше һәм станоклар төзү, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, логистика, медицина, фармацевтика һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырылучы эре масштаблы инвестицион проектларны да атады. Бу – «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры, Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге, «Мәскәү-Казан» ТЙМ төзү.
Икътисадтагы кайбер кризис күренешләренә карамастан, Россия базары үсүен дәвам итә, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Без чит ил компанияләре Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы итеп республикабызны сайлавын телибез. Безнеңчә, бүген Люксембург бизнесы безгә килсен өчен иң уңай вакыт» – дип белдерде Татарстан Президенты.
Ислам банкингы темасы буенча форумда Люксембургның Финансларны үстерү агентлыгының өлкән киңәшчесе Элеанор де Розмордюк чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалын – Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының мәгълүмат-коммуникацион потенциалын Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдир итте.
Татарстан-Люксембург «түгәрәк өстәле» эшендә шулай ук Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марк Энтин, Люксембургның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пьер Ферринг катнашты.
Бүген үк Люксембургның Депутатлар Палатасында (Парламентта) Татарстан Республикасы Президенты Палата Рәисе Марс Ди Бартоломео белән очрашты. «Без сезне Демократия йортында сәламләвебезгә шатбыз», – диде Бартоломео әфәнде Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Аннары Люксембургның Депутатлар Палатасы Рәисе Татарстан делегациясе әгъзалары өчен таныштыру экскурсиясе уздырды, ул Парламент тарихи һәм корылышы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Мәртәбәле кунаклар кенәгәсенә үз теләкләрен язып калдырды.