Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында (2015 елның 19-20 ноябре) «Мангров кэпитал» (Mangrove Capital) венчур фонды идарәче партнерлары белән очрашты. Очрашу Люксембургның Сәүдә палатасында узды.
«Мангров кэпитал» фондына нигез салучы һәм генераль директоры Марк Тлуц, хәбәр иткәнчә, ул Казанда берничә мәртәбә булган. Мин Люксембург белән Татарстан арасында бик күп уртак нәрсәләр күрәм, диде ул.
Аннары Марк Тлуц «Мангров кэпитал» фонды эше турында сөйләде, фонд дөньяның күп кенә уңышлы технологияле компанияләрен финанслаган, шулардан: Skype, Wix и Nimbuzz.
Ул бу тәҗрибәне start-up проектларын эшләтеп җибәрү мисалында Татарстанда да кулланырга тәкъдим итте.
«Без Skype кебек гигантны кора алабыз, – диде Марк Тлуц. – Иннополис инновацион проекты нигез буларак алынырга мөмкин».
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында «Мангров кэпитал» идарәче партнерларына венчур фонды эше турында тулы мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерде.
«Венчур бизнесы катлаулы икәнне без аңлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бертөрле интуиция, проектларның кайсысы уңышлы буласын алдан сиземләү кирәк. Татарстан «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентлары сыйфатында сезнең компанияләрне җәлеп итү өчен алар белән хезмәттәшлек итәргә тели. Безгә киләчәктәге уртак эшебез өчен «юл картасы» төзергә кирәк».