Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков салым хезмәте хезмәткәрләрен Россия Федерациясе салым органнары оешуга 25 ел тулу белән котлады.
“Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе салым органнары оешуга 25 ел тулу белән котлыйм, -диелә котлау текстында. - Сезне бу матур дата белән котлавыма шатмын. 25 ел - кеше тормышындагы кебек көчле, белем тупланган һәм дөньяны яхшыга үзгәртергә әзер булган бик матур вакыт.
Салым органнарын оештыру вакыты Россиядә базар мөнәсәбәтләрен үзгәртеп корулар башланган вакытка туры килде. Бу тиз рәвештә карарлар кабул итәргә һәм салым түләтүне гамәлгә ашыру өчен яңа алымнар кулланырга кирәк булган катлаулы вакыт иде.
Соңгы 25 елда сезнең ведомство катнашында республика икътисады бик үзгәрде. Республика бу вакытта Европа дәүләтләренең күбесе тарихында бер генә чорны биләмәгән юл узды: салым законнарын камилләштерү буенча зур эш башкарылды, республикада эшмәкәрлек классы оешты, икътисадта гына түгел, бәлки кешеләр аңында да үзгәрешләр булды. Болар барысы да республикадагы инвестиция өлкәсенә уңай тәэсир итте, республика икътисадының төп юнәлешләрен саклап калу гына түгел, бәлки тулай төбәк продукты күләмен шактый арттыру мөмкинлеген бирде.
Республиканың салым органнары үзләре алдына куелган бурычларны һәрвакыт лаеклы үтәделәр. Салым органнарының һәр хезмәткәренең профессиональлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында социаль-икътисади үсешнең күп күрсәткечләре буенча алдынгы урында тора.
Намуслы хезмәтегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз, республиканың икътисад һәм социаль өлкәсе эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәнегез өчен зур рәхмәт белдерәм.
Киләчәктә һөнәри үсеш һәм әһәмиятле дәүләт бурычларын хәл итүдә таләпчән булуыгызны, үзегезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков”.