Татарстан Республикасында 2015 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы тулай продукциясенең күләме 189,4 млрд сум тәшкил иткән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләменең 111,7 млрд сумы терлекчелеккә, 77,7 млрд сумы үсемлекчелеккә туры килә, дип белдерде Марат Әхмәтов.
2015 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларының табышы 67,8 млрд сум тәшкил иткән (чагыштыру өчен - 2014 елның 10 аенда – 57,9 млрд сум). Шул ук вакытта кош һәм сыер ите сатудан 27,9 млрд сум, сөттән – 16,2 млрд сум, йомыркадан – 2,9 млрд сум, бөртекле ашлыктан – 10,8 млрд сум, яшелчәдән 2,2 млрд сум табыш кергән.
“Акча табышының артуы, җитештерү чыгымнарын киметү һәм нәтиҗәлелекне арттыру резервларын ачыклау буенча даими эш алып бару белән бер рәттән, тармакның финанс нәтиҗәләренә дә уңай тәэсир итә”, - диде Марат Әхмәтов.