Илдар Халиков Яшел Үзәндә “Кызыл металчы” торак комплексының беренче чиратын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә “Кызыл металчы” торак комплексының беренче чиратын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Оборона министрлыгы идарәсе башлыгы Павел Печковский, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

“Кызыл металчы” торак комплексының беренче чиратына нигез салу 2013 елда була. Бу проект кысаларында барлыгы 10 йорт төзү ниятләнә: шуларның дүртесе 5 катлы, алтысы 10 катлы булачак. Яңа торак “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” эшчеләренә каралган. Комплекс төзелешен тулысынча 2020 елга төгәлләү планлаштырыла.

Илдар Халиков барлык яңа фатир алучыларны котлады һәм бу объектны файдалануга тапшыру суднолар төзү заводы оешуга 120 ел тулуга багышланды, дип ассызыклады.

“Яшел Үзәндә дөньяда иң яхшы корабльләр җитештерүче предприятие булу бик әйбәт, ул үзенең производствосын реконструкцияләүдән тыш, үз хезмәткәрләрен дә кайгырта. Бу йортта яшәячәк барлык кешеләрне чын күңелдән котлыйм”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Алга таба Илдар Халиков һәм башка дәрәҗәле кунаклар яңа йорттагы фатирларны карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International