Илдар Халиков: Яшел Үзән суднолар төзү заводы Россиянең бөек диңгез державасы буларак оешуына зур өлеш кертте

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Бүген Яшел Үзән Мәдәният йортында А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы оешуга 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Оборона министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, ТР машина төзү предприятиеләре һәм Яшел Үзән районы хакимияте  җитәкчеләре катнашты.

Илдар Халиков барлык кунакларны һәм завод эшчеләрен бу предприятиенең 120 еллык юбилее белән котлады. Бөек Ватан сугышы елларында завод ил белән бергә фашизмны җиңүдә катнашты, заводның 5 мең эшчесе арасыннан 2800 кеше фронтка китә, шуларның 830ы гына әйләнеп кайта, диде ул.

“Бүген завод һәм аның зур коллективы Татарстан Республикасының һәм илебез суднолар төзү тармагының горурлыгы булып тора. Предприятие Россиянең бөек диңгез державасы буларак оешуына зур өлеш кертте. Завод соңгы елларда бик тиз алга бара, серияле заказларны үзләштерү темпы үсә”, - диде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков сүзләренчә, предприятиедә җитештерүне яңартуга һәм техник җиһазландыруга зур әһәмият бирелә. 2015 елда завод бу максатларга 800 млн. сумнан артык акча тоткан, ел ахырына бу сан 1 млрд. сумга җитәчәк.

Соңгы биш елда җитештерү күләме 3,7 тапкыр арткан, быел без 18 млрд. сум табыш алуны көтәбез, дип өстәде ТР Премьер-министры.

Завод шулай ук социаль программаларны тормышка ашыруга зур игътибар бирә, дип дәвам итте Илдар Халиков. 2010 елдан башлап бу максатлар өчен 450 млн. сумнан артык акча бирелгән. Эшчеләр өчен бөтен уңайлыклары булган фатирлар төзелә.

Алга таба Илдар Халиков заводның алдынгы эшчеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International