Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сен-Гобен» (Saint-Gobain, Франция) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов, «Сен-Гобен СНГ» генераль директоры Гонзаг Арну де Пирены сәламләп, билгеләп үткәнчә, элегрәк яклар Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашкан булганнар.
Искәртәбез, хәзерге вакытта Saint-Gobain компаниясе, «Шишеджам» Төркия холдингы белән бергә, «Алабуга» МИЗ территориясендә автомобиль пыяласы һәм төзелеш материаллары җитештерү проектын гамәлгә ашыра.
Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм «Сен-Гобен» компаниясе вәкилләре шушы проектны гамәлгә ашыру буенча киләчәк планнар турында фикер алыштылар.
Гонзаг Арну де Пире республика җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм, Татарстан – компания өчен бизнесны үстерү җәһәтеннән мөһим регион булып тора, диде.