Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар «Мастер» (КИП «Мастер») Кама индустриаль паркы территориясендә  Haier инвестицион проектын гамәлгә ашыру – суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

Haier – көнкүреш техникасы җитештерүче Кытай компаниясе. Компания 1984 елда оешкан. 2010 елда Business Week журналы Haier компаниясен дөньяның 50 алдынгы инновацион компаниясе рейтингында 27 нче урынга куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International