Бүген РФ Федераль салым хезмәте (ФСХ) башлыгы Михаил Мишустин Татарстан Республикасы салым органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Искәртик, РФ ФСХ башлыгы Казанга эш визиты белән килде.
Киңәшмә алдыннан Михаил Мишустин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ФСХ ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин 14 номерлы районара салым инспекциясе бинасын күрсәтте (Казан ш., Театральная ур., 13 а).
Кунаклар эш кабинетларын карады, хезмәткәрләре белән аралашты, салым хезмәтенә килүче кешеләр өчен сервис белән таныштылар. РФ Федераль салым хезмәте башлыгы салым түләүчеләр җайлылыгы өчен фойеда куелган мәгълүмат терминалларының ничек эшләвен карады һәм учреждениенең техник яктан җиһазлануын югары бәяләде.
Киңәшмәдә Михаил Мишустин кыскача салым хезмәте тарихын искә төшерде, салым һәм түләүләр җыюда файдаланыла торган программалар турында сөйләде, дәүләт бюджеты өчен салымнарның әһәмиятен искәртте. Дөньядагы иң яхшы администрацияләү системасы да эшләүче команданы алыштыра алмый, диде Михаил Мишустин, бүген нәкъ менә югары квалификацияле хезмәткәрләргә нигезләнәбез.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, салым хезмәтенең алдынгы материаль-техник җиһазланышы, ведомствода әзерлекле кадрлар эшләве өчен республикада бик күп эшләнелә. Нәтиҗәдә - бюджет үтәлә, эре һәм урта салым түләүчеләр белән эш даими рәвештә бара, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, салым хезмәтендә эшчәнлекнең иң югары стандартлары гамәлгә ашырылсын һәм салым түләүчеләр белән багланышлар камил булсын өчен бик зур эш башкарылган. Салым хезмәте бюджетларның бөтен дәрәҗәләренә хезмәт күрсәтә, ә бүген бу - гаять көчле үзәкләштерелгән система, диде ул.
Федераль салым хезмәте һәм республика салым хезмәте җитәкчелегенә эшләре өчен Рөстәм Миңнеханов чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
Киңәшмә барышында Михаил Мишустин ТР салым хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов ФСХ ТР буенча идарәсе коллективына Татарстан Республикасы Рәхмәтен тапшырды.
Бүген кич С.Сәйдәш ис. ЗКЗ Россия Федерациясе салым органнарына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтәчәк.