Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кыла. «Грозный» аэропортында аны Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечня Парламенты Рәисе Мөхәммәд Даудов, Чечен Республикасы Башлыгының һәм Хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Ислам Кадыйров каршы алды.
Грозныйда вакытта Татарстан Президентының Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашуы, шулай ук «КАМАЗ» ГАҖнең республика башкаласы үзәк мәйданында куелган махсус техникасы күргәзмәсе белән танышуы планлаштырыла.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Центарой авылында Чечен Республикасының беренче Президенты, Росси Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров каберен зиярәт кылырга ниятли.
Татарстан Президентын Чечен Республикасына сәфәрендә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөри.