Татарстан делегациясенең Финляндия һәм Люксембургка сәфәренә нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 15-16 ноябрьдә Финляндиягә  һәм 19-20 ноябрьдә Люксембургка сәфәренә нәтиҗәләр ясадылар.

Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, , ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашты.

Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Финляндиядә Татарстан делегациясе "Аалто" университеты җитәкчесе белән очрашкан, ул әлеге илнең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе санала.

"Шунысы игътибарга лаек - бу югары белем учреждениеләренең индустрия, тикшеренүләр һәм матди җитештерү өлкәсе белән турыдан-туры бәйләнеше. Менә шундый яңа тренд. Моңардан төгәл фәннәр, сәгатьләр саны һәм аларга ярдәм дәрәҗәсе шактый югары", - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

"Университеты эшчәнлегенең икенче юнәлеше (сүз уңаенда, ул "Иннополис" университетында да бар) - студентлар стартапларына ярдәм", -  дип өстәде министр.

Роман Шәйхетдинов "Эврика" мәгариф һәм технологияләр үзәге турында да әйтеп узды. Анда балалар төрле физик күренешләр белән таныша ала. Министр сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда да шундый ук технопарк булдыру йөкләмәсен биргән.

Шулай ук Татарстан делегациясе "DesignFactory" компаниясе эше белән дә танышкан. Финляндия -Татарстан эшлекле форумы кысаларында Финляндиядәге Россия Сәүдә вәкиллегендә Татарстанның инвестицион, сәнәгый һәм икътисади потенциалы тәкъдим ителгән.

ТР инвестицион үсеш агентлыгы һәм "Finpro" фин кече һәм урта бизнесны халыкара дәрәҗәгә чыгаруга ярдәм, инвестицияләр җәлеп итү һәм туристлыкны үстерүгә ярдәм оешмасы арасында аңлашу турында меморандум имзаланган.

Шулай ук форум кысаларында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Финляндия-Россия сәүдә палатасы, "IT-парк" һәм  "Аалто" университетының эшмәкәрлеккә һәм инновацион бизнеска ярдәм үзәге арасында килешүләргә дә кул куелган.

Республика делегациясе «Шато де Бурглинстер» замогында Люксембургның  Премьер-министры урынбасары - икътисад, эчке куркынычсызлык һәм оборона министры,

Россия Федерациясе һәм Белгия-Люксембург икътисади берлеге арасында икътисади хезмәттәшлек буенча катнаш комиссия рәистәше Этьен Шнайдер белән дә очрашкан.

Татарстан делегациясе "Nekton" инвестицион компаниясе генераль директоры һәм рәисе Жерар Лопес белән дә очрашкан, шулай ук Бельваль инновацион районында булган, анда "Технопорт" бизнес-инкубторы һәм Люксембургның «Люксинновэйшн» инновацияләр агентлыгы эше белән танышкан.

Люксембург сәүдә палатасында Татарстан Республикасы икътисади һәм инвестицион һәм Люксембургның икътисади потенциалын тәкъдим итүләр белән түгәрәк өстәл оештырылган.

Уртак проектлар 2016 елның февраленә эшләнеп бетәр дип ниятләнә - ул вакытта Сочида Россия-Люксембург хөкүмәтара комиссиясе булачак.

"Ник нәкъ менә әлеге илләр сайланган дип кызыксынасызмы? Алар инновацион үсеш өлкәсендә әйдәп баручы санала. Люксембург - шактый эре икътисад үзәге, Бенилюксның барлык илләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә. Безгә шундый илләрнең тәҗрибәсен өйрәнү зарур", - дип сүзен йомгаклады Роман Шәйхетдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International