Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде
2010 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының административ-эшлекле үзәк бинасында узды. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, ТР кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Комитет рәисе вазифаларын башкаручы Тимур Шаһивәлиев, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы генераль директоры Василий Кудряшов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының эш нәтиҗәләре ясалды, 2010 елга объектларны финанслау һәм төзү мәсьәләсе каралды.
Василий Кудряшов хәбәр итүенчә, 2010 елның 1нче апреленә биредә 9,9 млрд. сум акча үзләштерелгән. Төзелеш дәвамында исә барлыгы 10 млрд. сум тирәсе акча тотылган. 38 объект файдалануга тапшырылган, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы резидентлары бөтен кирәкле инфраструктура белән дә тәэмин ителгән.
2010 елның төп максаты - "Алабуга" махсус икътисадый зонасында 13 объект төзү.
Моннан кала, 2010 елда "Алабуга" махсус икътисадый зонасында инфраструктура объектларының беренче чиратын сафка бастыру каралган. Әлеге объектларга инженер челтәрләре, юллар төзелеше һ.б. керә.
Күп кенә эре потенциаль резидентлар җитештерү мәйданнарын "Алабуга" махсус икътисадый зонасының икенче чиратында урнаштырырга тели. Шуңа күрә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының икенче чиратын төзү эшләрен 2010 елда башлау каралган.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз