Илдар Халиковка Татарстан Республикасы телләре турындагы законның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр ителде

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча яңартылган советның чираттагы утырышы узды.

Бу чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А.Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев, тармак министрлыгы һәм ведомстволары, ТР уку йортлары, фәнни учреждениеләре, ТР төбәк милли-мәдәни автономияләре вәкилләре катнашты.

“2014-2020 елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы һәм телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыруның барышы һәм ТР да ике дәүләт теллелеген закон буенча көйләүне камилләштерү турында Энгель Фәттахов хәбәр итте.

ТР дәүләт телләрен һәм ТРда яшәүче халыкларның телләрен популярлаштыру максаты белән төрле чаралар үткәрелә: иҗат конкурслары, фәнни-гамәли конференцияләр, ана телләре буенча олимпиадалар, якшәмбе мәктәпләре фестивальләре, җәйге лагерьлар, акцияләр, РФ төбәкләрендә милли мәгариф көннәрен уздыру.

Мәгълүмат-коммуникация мохитендә телләрне киңрәк һәм сыйфатлы куллануны таләп иткән мәгълүмат технологияләренең ныклы үсеш алуы белән бәйле рәвештә, заманча операция системаларын, гамәли программалар пакетын, электрон җайланмаларны татарча локальләштерү,татар теленең электрон корпусын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырылды.

Энгель Фәттахов яшәешнең төрле өлкәләрендә дәүләт телләренең мөһимлеген аерым билгеләде. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль берәмлек, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре өчен эшлекле татар һәм рус теленә өйрәтү буенча курслар оештыру турында белдерде.

Илдар Халиков тел мәсьәләләрен мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлекләрен исәпкә алып хәл итәргә кирәк, дип ассызыклады.

Киңәшмә барышында шулай ук РФ гомуми белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе проекты турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International