Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Ике яктан да катнашучылар югары белем бирүне үстерү, федераль билгеләнештәге югары уку йортларының матди-техник базаларын нәтиҗәле файдалану һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.