Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирас объекты – Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды.

Cошествие Святого Духа чиркәве Казанның Суконный Бистәсендә 1731 һәм 1735 еллар тирәсендә төзелгән, 1917 ел революциясенә кадәр чиркәүгә 4 меңнән артык кеше йөргән. Чиркәү 1931 елда ябылган һәм клуб итеп корылган. 1950 нче еллардан бинаның икенче катында курчак театры урнашкан. 2012 елда гына комплекс Рус православие чиркәвенә тапшырылган һәм дәүләт ярдәме белән чиркәүдә ремонт-торгызу эшләре башланган.

Бүген Рөстәм Миңнеханов чиркәүгә кергән җирдә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Митрополит храмны реконструкцияләү этаплары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов залларны, иконостасны карап чыкты, ремонт-торгызу эшләрен бәяләде.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстан Президентына мәдәни мирас объектларына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең турыдан-туры җитәкчелегегез белән бу храм беренчел гүзәл кыяфәтендә торгызылды, - диде митрополит Феофан. – Храмыбыз – дини оешмалар белән хакимият арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең корылуына тагын бер дәлил».

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Казанны бу тарихи объект тагын да бизәп җибәрәчәк. Без храмны торгызу мәсьәләсен системалы рәвештә хәл иттек, диде ул, оештыру мәсьәләләре хәл ителде, ИТ-парк төзелде, шуннан соң без храмны торгыза башладык. Бу мәсьәләне хәл итүгә күп кешеләр җәлеп ителде,алар ярдәм күрсәттеләр, монда һәр нәрсә чын күңелдән эшләнгәнне күрәм мин.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, объектны торгызуыбыз белән без барыбыз да горурланачакбыз. «Иң мөһиме, бу мәдәни мирас объекты кешеләргә кирәк, - диде ул. – Бүгенге Казан – тарихы ла, шәһәр үзе дә саклана торган кала, ул туристларны да җәлеп итә. Монда барлык милләтләр дә, төрле дин кешеләре дә тату һәм дус яши».

Сошествие Святого Духа чиркәвен караганннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар православие җәмәгатьчелеге форумына («Корстон» КСКК, Казан) юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International