Кичә, 2015 елның 25 ноябрендә, Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Россия Федерациясе Тикшерү комитетының «Ярдәм күрсәткән өчен» медальләрен тапшырды.
Бүләкләү Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә уздырылды.
2011 елда гамәлгә куелган бу ведомство бүләге Тикшерү комитеты хезмәткәрләре булмаган башкалар арасында җинаятьләрне тикшерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәткән затларга, шулай ук РФ Тикшерү комитеты системасын үстерүгә зур өлеш керткән РФ гражданнарына, РФнең һәм чит илләрнең җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләренә бирелә.