Дәүләт Думасының энергетика буенча комитеты башлыгы: “ТРда газ-мотор ягулыгын куллану буенча алдынгы тәҗрибә бар”

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Дәүләт думасының энергетика буенча комитетының күчмә утырышы узды, ул Россия ягулык базарының, шулай ук табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырышны Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный уздырды.

Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев катнашты.

Павел Завальный сүзләренчә, бүген Россиядә газ-мотор ягулыгы белән эшли торган күп төрдәге техниканы “КАМАЗ” ААҖ җитештерә.

“Татарстанда газ-мотор ягулыгын куллану буенча алдынгы тәҗрибә бар. Беренчедән, республиканы газлаштыру 100% тәшкил итә (гомумән ил буенча 65%). Монда газ-мотор ягулыгы белән эшли торган машиналар, автобуслар җитештерелә, газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү буенча программа кабул ителгән”, - дип ассызыклады Павел Завальный.

Хәзерге вакытта ТР территориясендә 10 автомобиль газ тутыру компрессор станцияләре эшли: Казан (3), Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Мамадыш, Буа, Шәмәрдәндә.

Татарстанда 2013-2023 елларга газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча төбәк программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

2013 елда республика предприятиеләре табигый газ белән эшләүче 262 автобус, 2014 елда техника сатып алуны субсидияләү федераль программасы кысаларында газ-мотор ягулыгы белән эшләүче 319 берәмлек техника сатып алган. 

РФ Энергетика министрлыгының нефь һәм газ эшкәртү департаменты директоры урынбасары Максим Лобанов билгеләгәнчә, Россиянең газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне инвестицияләү 2020 елга 140 млрд, сум тәшкил итәргә мөмкин, шул исәптән 90 млрд, сум газ мотор-ягулыгы белән эшләүче техника сатып алуга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International