Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2015 елның 27 ноябре, җомга

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая имзаларын куйдылар.

Бу килешүдә мәгариф өлкәсендә кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү күздә тотыла.

Килүшүне имзалау тантанасы алдыннан Илдар Халиков һәм Людмила Вербицкая мәгарифне үстерү, педагогик югары уку йортларында һәм профильле көллиятләрдә белем бирүнең сыйфатын күзәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International