Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Утырыш РФ Президентының 2012 нче елның 7 нче маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” Указы күрсәткеченә ирешү өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар планын раслауга багышланган иде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов утырыш барышында төп докладны ясаганда, Татарстанда хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвешкә күчерү 2010 елдан бирле бара, дип искә төшерде. Бүген Татарстан дәүләт хезмәт күрсәтү порталы ярдәмендә 220дән артык хезмәт күрсәтелә.
Роман Шәйхетдинов хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планын тәкъдим итте. Барлыгы 35 хезмәт күчереләчәк. Шуларның 13 электрон рәвешкә беренче тапкыр күчерелә, 22се яңартылачак, дип хәбәр итте ул. Хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүдә тугыз министрлык җаваплы булачак.
“Электрон хезмәтләр гражданнарның тормыш сыйфатларын күтәрүдә кирәкле чара булып тора, аларның дәүләт белән аралашуында уңайлыкларны арттыру, хакимият органнарына барып йөрү санын кыскарту, коррупция куркынычын киметү мөмкинлеген бирә”, - диде Роман Шәйхетдинов.
Илдар Халиков Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсендә үткән юлы яхшы нәтиҗәләр бирүен, халык тарафыннан уңай кабул ителүен билгеләде. “Хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү аларның үтемлелеген арттыра, финанс һәм вакыт чыгымнарын киметә. Бүгенге көндә ТР дәүләт хезмәтләре порталында 220 дән артык хезмәт һәм сервис бар. Агымдагы елның 10 аенда гражданнарга 46 млн. хезмәт күрсәтелгән. Бу сан белән федерациянең теләсә кайсы субъекты горурлана ала. Әмма бүген безнең алда яңа бурычлар, яңа мәсьәләләр һәм яңа таләпләр тора”, - диде ул.
Утырыш барышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.