Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Владимир Чуров белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Чуров 2016 елның 18 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә узачак VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Искәртәбез, Владимир Чуров кичә, 29 ноябрьдә, КФУда тарихчы һәм туган якны өйрәнүче галимнәр белән Россия Хәрби-тарихи җәмгыятьнең гыйльми советы рәисе сыйфатында очрашты, бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.