Илдар Халиков Чаллыда суыртучы насос станциясен ачуда катнашты

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген Чаллыда суыртучы насос станциясен файдалануга тапшыру тантанасы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы, бу проектны гамәлгә ашыру күптән планлаштырылган иде, дип билгеләде.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин үз чиратында төзүчеләргә объектны кыска срокта төзеп бетергән өчен рәхмәт белдерде. Төзелеш 2015 елның мартында башланган иде һәм октбрьдә төгәлләнде.

Бу насос станциясе энергия саклау программасы кысаларында төзелде. Объект төзелеше берничә әһәмиятле бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә, шуларның иң мөһиме – ГЭС һәм ЗЯБ поселоклары халкын, яңа төзелүче микрорайоннарны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү.

Яңа станция барлык заманча таләпләргә җавап бирерлек. Ул тулысынча автоматлаштырылган. Төзелешнең мәйданы 1212 кв.м. Иң зур җитештерүчәнлеге – сәгатенә 6,3 мең куб.м. Объект төзелешенең бәясе – 124 млн. сум., чыгымы каплану срогы – 4,8 ел.

Ачылыш тантанасыннан соң, Илдар Халиков һәм Ринат Абдуллин 41 нче комплекстагы җылылык челтәренең хакимият бинасында булдылар. Монда өч бүлек эшли. Яңа оешма ачылу сәбәпле Чаллының 43 кешесе эшкә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International