Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы, МДХМИның Халыкара тикшеренүләр институты составындагы Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры   Вениамин Попов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров  һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.  

Әңгәмә барышында яклар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, аерым алганда, тышкы сәяси хәлләр кысаларында бу мәсьәләләрне карадылар.   

Искәртәбез, бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Вениамин Попов «Идеологик каршылыкка Коръәнчә һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм  псевдодини төркемнәр» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә  катнашачак. Конференциядә катнашучылар псевдодини төркемнәр таралу проблемасы буенча, шулай ук традицион булмаган исламга каршы торуның  идеологик алымнары буенча фикер алышырга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International