Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Түбән Камада "Бердәм Россия" партиясе бүлегендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итү Түбән Камада Бердәм гражданнарны кабул итү көне кысаларында, “Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә уза.
Искә төшерәбез: 1 декабрь - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне.
2013 елдан башлап, нәкъ менә шушы көндә партия вәкилләре бөтен ил буенча Бердәм халыкны кабул итү көнен уздыра. Проектның төп бурычы - төбәк һәм муниципаль аппаратларының партия структуралары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, гражданнарның җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать иткән проблемаларын хәл итү буенча чаралар кабул итү.
Бүген Түбән Камадагы кабул итүдә ТР Премьер-министрына 8 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнар мөрәҗәгать иткән сораулар социаль һәм икътисади характерда иде. Бу, шул исәптән, Түбән Каманың яңа микрорайоннарында мәктәпләр төзү, Түбән Кама муниципаль районы балалары өчен шифаханәләрдә дәвалануга квоталар бирү, инвалид яшәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү, авыл җирлекләрендә юлларны ремонтлау һәм төзү.
Гражданнары кабул итүдә шулай ук Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты.
Түбән Камалыларның барлык мөрәҗәгатьләре дә җентекләп каралды, һәр гариза буенча тулы аңлатма бирелде.
Кабул итү тәмамлангач Илдар Халиков Түбән Кама муниципаль районы башкарма хакимияте органы җитәкчеләренә тиешле йөкләмәләр бирде.