Татарстанда бүген 319 мең инвалид яши, шуларның 15,1 меңе балалар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында инвалидлар декадасына багышланган брифинг барышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Аның сүзләренчә, “Уңайлы мохит” программасы кысаларында 2011-2015 елларда 709 объект җиһазландырылган. Моның өчен бюджеттан 2465,3 млн сум күләмендә акча бүленгән. 2016 елда тагын 227 объектны инвалидлар өчен җайлаштыру ниятләнә. Өстенлек белем бирү, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә биреләчәк. Әлеге максатларда файдаланырга 250 млн сум күләмендә акча бүленәчәк.
Эльмира Зарипова билгеләгәнчә, инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе бик актуаль. Татарстанда физик мөмкинлеге чикләнгән хезмәт яшендәге кеше күп. Республикада хезмәт яшендәге инвалидларның 41%ы эш белән тәэмин ителгән.
Соңгы вакытта хисапчы яисә икътисадчы түгел, ә маникюр ясаучы һәм тегүче булырга теләүчеләр күп. Эшкә урнаштыруда вакансияләр ярминкәләре зур ярдәм итә.
Социаль хезмәтләргә килгәндә, тернәкләндерү үзәкләре белән тәэмин ителеш республика буенча 100% тәшкил итә. Татарстанда өлкәннәр өчен 7 һәм балалар өчен 13 тернәкләндерү үзәге эшли.
Тернәкләндерү өчен кирәкле техник чараларның күбесе чит илдә җитештерелгән, шуңа доллар бәясе үскән шартларда аларны сатып алу бик катлауланды. Чит илдә җитештерелгән җиһазларны үзебезнекеләр белән алмаштыру процессы әле яңа гына башланды, аңлашылганча, ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен бүлеп бирелгән акча җитми.
Инвалидлар декадасы кысаларында республикада бик күп кызыклы һәм файдалы чаралар уздыру планлаштырыла.
ТРның Әтнә районында Туринда узган 2006 елгы IX кышкы Паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова белән очрашу булачак. Шулай ук Баулы районы тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Екатерина Кулагинаның китабын тәкъдир итү узачак.