2016 елның 11 гыйнварыннан Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов һәм Иннополис университетының студентлар һәм абитуриентлар белән эшләү буенча проректоры Сергей Масягин хәбәр итте.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, 2016 елның гыйнвар аеннан яңа инновацион гомуми белем бирү учреждениесе — Иннополис университеты каршындагы мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак. Ул сәләтле балалар өчен ачыла, анда информатика, математика буенча көчле, үз тормышларын мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә теләгән балалар белем алачак”, - диде Илдар Мөхәммәтов.
Лицей үзе яңа ачылачак 13 мең квадрат метр мәйданлы, заманча җиһазландырылган бинада урнашачак. Анда заманча аудиторияләр, лабораторияләр, китапханәләр, спорт заллары һ.б. булдыру күздә тотыла. “Бу — инновацион шәһәр рухында тормышка ашырылган үзенчәлекле проект”, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Сергей Масягин сүзләренчә, лицейда белем алучылар 8 нче сыйныфтан алып инглиз телендә укыячак. Югары сыйныф укучылары исә мәгълүмати-технологик профиль буенча (математика, физика, информатика) үз белемнәрен арттыра алачак. Аларга курслар, факультативлар һәм өстәмә белем бирү дә каралган.
Яңа ачылачак лицейда 7-10 нчы сыйныф укучылары белем алачак. Анда барлыгы 120 урын каралган һәм әле лицей ачылу хакында мәгълүмат киң таралмаса да, инде анда укырга теләк белдерүчеләрдән 167 заявка килеп ирешкән. Укучыларны лицейга рус теле, математикадан тест һәм психологлар белән әңгәмәдән соң сайлап алачаклар.
Әлеге белем бирү учреждениесендә Иннополис университеты профессорлары һәм укытучылары, шулай ук, республиканың сайлап алу конкурсы узган иң яхшы укытучылары эшләр дип планлаштырыла.
“Без лицейны математика, информатика, робот техникасы буенча олимпиадаларда җиңүчеләр өчен ачабыз. Анда сыйныфларда 15 ләп укучы белем алачак. Математика һәм информатика буенча олимпияда әзерлеге, университет укытучыларыннан курслар, проектлар эшчәнлеге, чит ил теллеләр белән чит тел өйрәнү мөмкинлеге — болар барысы да лицейга укырга килү өчен сәбәпләр. Аны тәмамлаучылар Иннополис университетында киләчәктә белемен арттыру мөмкинлеге дә ала”, - диде С. Масягин.
Заявкаларны 15 декабрьгә кадәр lyceum@innopolis.ru электрон адресына юлларга яки тәүлек буе эшли торган 8-800-222-22-87 номерлы телефоны аша бирергә мөмкин. Сайлап алу 25 декабрьгә кадәр башкарылачак.