ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: Инвалидлар белән эшләү декада белән генә чикләнеп калмый, ул ел дәвамында бара

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

“Инвалидлар белән эшләү безнең өчен декада белән генә чикләнеп калмый, ул ел дәвамында бара”, - диде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов. Брифинг инвалидлар декадасына багышланган.

Сергей Осипов билгеләгәнчә, инвалидларны медицина ярдәме белән тәэмин итү РФ Инвалидларының хокукы турындагы конвенция, “РФ инвалидларын социаль яклау турында”, “Инвалидларны һәм олы яшьтәге гражданнарны социаль тәэмин итү турында”, “Ветераннар турында” федераль законнар нигезендә оештырылган.

Республикада фельдшерлык-акушерлык пунктларын мобиль диагностика комплекслары белән җиһазлау дәвам итә. Әлеге җиһазлар авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сәламәтлеген авылларда ук тикшерү мөмкинлеге бирә. Мондый төр комплекслар, беренче чиратта, диспансеризация уздыру өчен файдаланыла.

ТР Президенты карары нигезендә шундый 50 комплекс сатып алынган һәм алар 2016 елның 1 гыйнварыннан республика территориясендә эшли башлаячак.

Аның сүзләренчә, хәрәкәтләнү кыен булган гражданнарга даими медицина ярдәме күрсәтелә. ТР Дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре базасында диспансеризация уздыру һәм өйләрдә медицина ярдәме күрсәтү өчен комплекслы 220 табиблар бригадасы булдырылган. Алар составында белгеч табиблар һәм урта медицина хезмәткәрләре бар.

2015 елның 9 аенда мобиль бригадалар катнашында 33 мең 947 ветеран диспансеризация узган. Әлеге бригадалар составына кардиолог, офтальмолог, онколог, уролог, эндокренолог кебек белгечләр кергән.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары сүзләренчә, инвалидларны дарулар белән тәэмин итү буенча һәрвакыт кыенлыклар чыгып тора. 2015 елда ташламага ия булган 1 кешегә тотылган акча күләме 707 сум тәшкил итә.

Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы кысаларында Татарстанга федераль бюджеттан 1,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Быел шундый ташламалардан файдаланучылар саны − 112 мең 677.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International