Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КамАЗ" ААҖ җитештерү объектларын карады

2010 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә, 7нче апрель көнне, Яр Чаллыга эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КамАЗ" ААҖнең җитештерү объектларын карады.

Бу Рөстәм Миңнехановның "КамАЗ" ААҖенә республика Президенты буларак беренче тапкыр килүе.

Предприятиенең вертолет мәйданчыгында аны "КамАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең визиты өчен компаниянең Европа автомобиль төзү өлкәсенә интеграциясенең символы булган объектларны сайлады. Бу - автомобильләр өчен тормоз системаларын чыгаручы "Кнорр-Бремзе Кама" уртак предприятиесе һәм DÜRR ширкәтенең кабиналарны буяу линиясе әзерләнә торган Кама пресс-рама заводының буяу цехы.

Әлеге линия эшли башлау белән кабиналарның коррозиягә каршы тору сәләте бермәбер артачак, машиналарның тышкы кыяфәте дә күркәмрәк булачак. 1,5 млрд. сумлык проект азагына якынлаша һәм 2010 елның июнь азагында эшли башлар дип планлаштырыла.

"КамАЗ" ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган унъеллыкта Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры буларак, "КамАЗ"га бик еш килде һәм предприятие эшчәнлегендәге күп кенә вакыйгаларда катнашты. Аның шәхси ярдәме һәм республика Хөкүмәте булышлыгы белән "Мастер" Кама индустриаль паркы ачылды. Әлеге парк кече һәм урта эшкуарлыкны уңышлы итеп үстерү өчен сәнәгать мәйданчыгы булып тора.

Тулырак мәгълүмат - http://www.kamaz.ru/ru/news/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International