Илдар Халиков "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы кысаларында әзерләнгән проектларны бәяләде

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" квалификация арттыру программасында катнашучылар әзерләгән проектларны бәяләү буенча эксперт комиссиясе эшендә катнашты.

Искә төшерәбез: 70тән артык кеше - министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары 1-4 декабрьдә бу елның май аенда Татарстан Президенты инициативасы белән башланып киткән белем бирү программасының бишенче модуле кысаларында укытыла.

Төп максат – ТР эшчәнлегенең аерым тармагы яки тулы юнәлешен үстерүгә багышланган проектлар булдыру. 2015 елның 4 декабрендә программа эшенә Рөстәм Миңнеханов үзе бәя бирүне планлаштыра. 

Укытуны Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе һәм КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе оештыра.

Илдар Халиков башлангыч нәтиҗәләр программада катнашучыларның бик тырышып эшләүләрен күрсәтә, дип билгеләде. Шуңа да карамастан, барлык проектларны яхшылап эшләп бетерү һәм ТР Президенты игътибарына сыйфатлырак рәвештә тәкъдим итү өчен тагын ике көн вакыт бар, диде ул.

"Мин бу эшкә бик җаваплы карарга кирәклекне искә төшерәм. Проектлар академик характерда булырга тиеш түгел: бу тармакны яки районны үстерү буенча төгәл план булырга тиеш", - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Алга таба Илдар Халиков берничә доклад тыңлады. Барысы да Татарстанны 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясе белән бәйле иде. 

ТР Премьер-министры "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы барышында эшләнгән барлык 70 проект буенча ТР Президенты исеменә тулы отчет әзерләргә йөкләмә бирде.

Комиссия эшендә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International