Илдар Халиков ТКХ предприятиеләрен һәм электр энергетикасы субъектларын 2015-2016 еллардагы көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген ТКХ предприятиеләрен һәм электр энергетикасы субъектларын 2015-2016 елгы көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә уздырды.

Киңәшмә федерациянең барлык субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бу киңәшмәдә Татарстан Республикасыннан Премьер-министр Илдар Халиков катнашты. Видеоконференциянең трансляциясе Казан Кремленең Губернатор сараенда (Казан)  оештырылган иде.

Киңәшмә залында федераль ведомство башлыклары, кайбер төбәк җитәкчеләре катнашты, Россия Федерациясенең калган субъект вәкилләре видеоэлемтә режимында булды.

"Җылыту сезоны төбәкләрнең күпчелегендә башланды. Бернинди катлаулыклар юк. Ягулык запаслары җитәрлек, әлеге күрсәткеч буенча без планнан алда барабыз. Ноябрь ае мәгълүматлары буенча, күмернең гомуми запасы тиешле нормадан 85%ка, мазут запасы өчтән бер тапкырга артык. Энергетика министрлыгы бу мәсьәләләрне тулысынча контрольдә  тота. Кайбер пролемалар бар. Әлегә нормативтан калышучы җылылык электр станцияләре бар. Гомумән җылылык, суүткәргеч, электр челтәрләре кышкы чорга әзер", - дип хәбәр итте Дмитрий Медведев.

Аның сүзләренчә, ТКХ предприятиеләренең электр энергиясе һәм ягулык өчен бурычлары элеккечә авырткан җир булып кала бирә. "Бу бурычларны бетерү өстендә эшләүне әвам итәргә кирәк,- дип белдерде РФ Хөкүмәте рәисе. - Төбәк хакимиятләре җирле үзидарә белән бергә алга таба да барлык тиешле чараны күрергә тиеш".

ТКХ предприятиеләре һәм электр энергетикасы субъектларының 2015-2016 еллардагы кышкы чорда эшләүгә әзерлек нәтиҗәләре турында РФ энергетика министры Александр Новак доклад ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International