Татарстанның машина төзү предприятиеләре координацион советының өченче утырышы узды

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 15 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе һәм “TechnoСварка” 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында ТР машина төзү предприятиеләре координацион советының өченче утырышы узды.

Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, республиканың алдынгы машина төзү предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Равил Зарипов утырышны ачып, ТР машина төзү предприятиеләренең координацион советы утырышларын уздыру күркәм традициягә әйләнүен билгеләп узды. Ул моннан алдагы утырышта машина төзү тармагына инновацион технологияләр һәм материалларны гамәлгә кертү мәсьәләләре, станок төзү тармагы үсеше перспективалары турында сүз алып барылганлыгын искәртте. “Икенче утырыш нәтиҗәләре буенча, авиация тармагына инновацион материалларны гамәлгә кертү турында карарлар кабул ителде. Авиация тармагында лазер технологияләре турында сөйләштек. Россиянең Сәнәгать министрлыгының уңай карары бар, 2016 нчы елның беренче кварталында акча күчәргә тиеш. Станок төзелешенә килгәндә, Чехиядән партнерлар белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Станоклар төзү буенча Кытай Халык Республикасыннан да коллегалар белән эшчәнлекне дәвам иттерәбез”, - дип белдерде Р. Зарипов.

Алга таба ул Татарстанда машина төзү тармагы өчен көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләү зарурлыгына тукталды. Аның сүзләренә караганда, немец һәм инглиз телләрен белгән 40 инженер бер елдан дипломнар алачак. “Алар безнең машина төзү предприятиеләренә эшкә урнашыр дип ышанам”¸- диде ТР Президенты ярдәмчесе.

Равил Зарипов бүгенге көндә сәнәгатьтә инновацион, шул исәптән импортны алмаштыручы эшләнмәләрне гамәлгә кертү, югары квалификацияле кадрларны әзерләү мәсьәләләре актуаль булуын ассызыклады.

Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җиренең икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край машина төзелеше буенча уртак Германия-Россия инжиниринг үзәге турында сөйләде. “Беренче чиратта, сүз илләребез арасында технологияләр трансферы, предприятиеләрнең уртак эшчәнлеген башлап җибәрүе турында бара. Трансфер-технологияләр ярдәмендә без машина төзү предприятиеләрен модернизацияләүгә, машина төзелеше өлкәсендә инженерларны укытуга этәргеч бирә алыр идек. Безнең өчен Россия-Германия университетында белем алучы студентларның предприятиеләрдә практика узуы мөһим”, - дип ассызыклады А. Край.

Россия Фәннәр академиясе академигы, РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм совет әгъзасы Николай Алешин кадрлар әзерләү проблемасына тукталды. Аның сүзләренчә, бүген белем алучылар 70 процент теория һәм нибары 30 процент практика ала. Нәтиҗәдә, яшь белгеч предприятиегә килгәч, яңабаштан өйрәнә. Алешин РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм советның соңгы утырышында Россия субъектларында квалификацияләргә бәя бирү буенча 5 төбәк үзәген булдыру турында карар кабул ителүен әйтте. Аларның берсе Татарстанда ачылырга мөмкин, ди ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International