Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарын үткәрүгә Алабуга инфраструктурасының әзерлеге турында җиткерелде
2010 елның 9 апреле, җомга
VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарын үткәрүгә Алабуга инфраструктурасының әзерлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.