Илдар Халиков пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР территориясендә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәнең төп темасы – пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча тарифлар билгеләү һәм аларны гамәлгә кертү механизмнарын эшләү.

Искә төшерәбез: быел июль аенда Россиядә “Россия Федерациясендә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул ителде. Хезмәт күрсәтүне ике төргә бүлү законның яңалыгы булды: көйләнә торган тарифлар (барлык ташламага ия булган гражданнарга хезмәт күрсәтү) һәм көйләнми торган тарифлар (тарифларны хезмәт күрсәтүче мөстәкыйль билгели). Чыгымнар көйләнә торган тарифлар буенча төбәк бюджетыннан компенсацияләнә, ә икенче төр буенча чыгымнар капланмый.

Киңәшмәдә шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, ТР финанслар министрының беренче урынбсары – ТР Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов, Казан муниципаль берәмлек башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International