Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм МТС президенты Михаил Шамолин хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште
2010 елның 9 апреле, җомга
Бүген Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Мобиль ТелеСистемалар” (МТС) ААҖ президенты Михаил Шамолин хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште.
Михаил Шамолин компаниянең соңгы биш елда Татарстан Республикасы территориясендә инфраструктурасын үстерүгә 200 млн. доллар керткәнен хәбәр итте. 2010 елга планнар арасында – тагын якынча 600 млн. сум инвестицияләү.
Михаил Шамолин сүзләренчә, бүген компаниянең база станцияләре төзелеше өчен кирәкле җир участокларын рәсмиләштерү, яңа ешлыкларны алу кебек проблемалары бар. Әлеге проблемалар бөтен Россия Федерациясе территориясе өчен дә хас, дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Президенты, шулай ук, армиягә чакырылган Татарстан егетләрен кесә телефоннары белән тәэмин итү проектының уңышлы булганын билгеләп үтте. Әлеге проект МТС белән берлектә тормышка ашырылган. Президент сүзләренчә, проектны дәвам итәргә кирәк.
Михаил Шамолин, үз чиратында, социаль яктан мөһим булган әлеге проектта алга таба да катнашырга теләвен ассызыклады. 2010 елга планнар арасында – армиягә чакырылган Татарстан егетләрен 3750 кесә телефоны белән тәэмин итү.
(Исегезгә төшерәбез: “МТС” ААҖ РФ оборона министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә армиягә чакырылган егетләр өчен махсус ташламалы “Ватанны саклаучы” дип аталган тариф планын эшләп чыгарды. Проект 2007 елның көзге чакырылышыннан бирле тормышка ашырыла.)
Очрашу барышында “МТС” ААҖ һәм “Татнефть” ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документларга “МТС” ААҖ президенты Михаил Шамолин һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов кул куйды.
Михаил Шамолин аңлатканча, әлеге килешү буенча компания-операторның сим-карталары нефть табу инфраструктурасының объектларын элемтә белән тәэмин итәчәк, технологик җиһазларның мәгълүматларын тапшырачак, транспортның кайда булганын билгелиячәк. Шул рәвешле технологик процессларны online тәртибендә күзәтергә мөмкин булачак.
Михаил Шамолин, шулай ук, ел азагына кадәр Татарстанда өченче дәрәҗәле станцияләр саны 300гә җитәчәген хәбәр итте.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.