Рөстәм Миңнеханов: Бер генә инновацион проект та гражданнарыбызның хәлен кыенлаштырырга тиеш түгел

2015 елның 4 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбенең «Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» укыту программасы йомгаклары буенча дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең, мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының төркем проектларын яклау узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты.

Башта Кама агломерациясе вәкиле төркем проектын тәкъдир итте. Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев Кама икътисадый зонасында калдыклар белән эш итүнең муниципальара системасы турында сөйләде. Проектның хакы – 2,2 млрд. сум.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, 2,2 млрд. сум – бик җитди сумма. Аннары ул: Әлеге проектны гамәлгә ашыру кешеләр өчен тарифларны үстермиме? – дип сорады. Нотыкчы хәбәр иткәнчә, 7 ел эчендә тарифлар 2,5 мәртәбә артырга мөмкин.

«Бу проектны онытыгыз, мин кешеләр чүп чыгарган өчен 2,5 тапкыр артыграк түләүгә каршы, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Инновацион идеяләр финансларга беркетелергә тиеш, алар халкыбызның хәлен кыенлаштырырга тиеш түгел. Тарифлар барлыкка килүгә бик игътибарлы булырга кирәк».

«Утопияләргә бирешмәскә кирәк! Чүп арасында 60-70%ы – файдалы нәрсәләр: кәгазь, пыяла, метал, аларын аерып алырга, калганнарын күмәргә. Чүпне сортировкалау катлаулы эш түгел. Бездә иң яманы – полигоннарга төрле нәрсәләр ыргыту», – дип саный ул.

«Калдыкларны эшкәртү – актуаль тема, аңа тиешенчә әзерләнергә кирәк. Әлеге проектны, аена бер очрашып, эшләп бетерергә кирәк», – диде Татарстан Президенты. 

Аннары сүз Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка бирелде, ул Әлмәт икътисадый зонасы кластерларын булдыру проектын тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, машина төзелеше һәм нефть химиясе кластерлары дөрес алынган. «Һәрвакыт нефтьчеләргә таянырга кирәк. Алар аша башка базарларга да чыгарга мөмкин. Сез полимер композицион материаллар булдырырга җыенасыз. Ә реализацияләү юллары нинди?» – диде Татарстан Президенты.

Иген кластеры буенча Рөстәм Миңнеханов кисәткәнчә, озакламый спирт җитештерү өчен бу чимал җитешмәчәк һәм аны читтән сатып аласы була. «Хәзер иген күп безнең, чөнки терлекчелек арттарак бара. Терлек саны артуга ук, иген запаслары кимиячәк. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк», – диде ул.

Әлмәт агломерациясе инвестицион сәясәтенең яңа моделен Әлмәт муниципаль районы Айрат Хәйруллин тәкъдир итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Татнефть» ГАҖ үз куәтләрен оптимальләштерү буенча планлы эш алып бара. Шуңа күрә тиешле инфраструктура мәйданнары бушый: күчемсез мөлкәт объектлары – 317059,39 кв.м, җир кишәрлекләре – 6247251,43 кв.м.

«Бу объектлар – сәнәгать тармагын үстерү өчен әзер мәйданчыклар. Анда бөтен кирәк нәрсәләр бар инженер челтәрләре, тәҗрибәле белгечләр, җир. Без чит ил бизнесын Татарстанга чакырабыз һәм аларга «Алабуга» МИЗ һәм  «Мастер» КИП турында сөйлибез. Шул ук вакытта әзер объектлар бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага потенциаль инвесторлар өчен шушы объектлар турында җентекле мәгълүматы булган махсус брошюралар әзерләргә кушты.   

Аннары Казан агломерациясе төркемнәре чыгыш ясады. 2020 елга кадәр Татарстан Республикасы игенчелеген үстерү проекты турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов проектның эшләнеш дәрәҗәсен югары бәяләде һәм,  монда кеше факторына таянырга кирәк, дип өстәде. «Бездә бер үк шартларда предприятиеләр шактый аерылып торучы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу мәсьәләдә бик җаваплы булырга кирәк. Әтнә һәм Балтач районнарының территорияләре зур түгел, әмма алар республика авыл хуҗалыгы тармагында алда баралар, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Проект яхшы, аны үтәргә кирәк».

Аннары авыл хуҗалыгы темасын Питрәч мунициципаль районы башлыгы  Эдуард Дияров дәвам итте. Ул АСК да хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юллары турында сөйләде.

Соңгы проектны Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин тәкъдир итте, сүз муниципальара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру механизмнары турында барды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов йомгак ясады: «Без мондый эш уздырганга мин шатмын. Һәркайда үз идеяләреңне алга сөрергә кирәк. Әгәр һәрберебез республика файдасын кайгыртса, нәтиҗәсен бөтен Россия тоячак. Белем – бик яхшы ул, тырышлыктан башка аны беркайда да кулланып булмый, – дип тә белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Шаронов министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International