Казан Кремлендә "Иннополис" территориаль-аерымланган инновацион үзәкнең үсеше һәм төзелеш мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Шулай ук киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Иннополис проектының алга таба үсеше, объектлар төзелеше, шул исәптән социаль һәм юл инфраструктурасы объектлары, медицина үзәген сафка кертү, сәләтле балалар өчен мәгълүмат технологияләре лицеен ачу, Иннополис шәһәрендә аренда һәм ипотека программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Шуннан "Иннополис" МИЗ территориясенә яңа резидент-компанияләрне җәлеп итү мәсьәләлре турында фикер алыштылар.