Рөстәм Миңнеханов: «Дәүләт көчле яшьләр сәясәтеннән башка үсә алмый»

2015 елның 4 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Президенты каршындагы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне камилләштерү комиссиясенең уртак утырышы узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Меженько, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү комиссиясе рәисе Иосиф Дискин кебек рәсми затлар катнашты. Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында уздырылган киңәйтелгән утырышта, шулай ук, Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем уку йортлары  җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.  

Утырышта патриотлык, милли һәм гомумроссия гражданлык бердәйлеген формалаштыру юнәлешендә яшьләрне тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре каралды.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россиядә дәүләтнең иҗтимагый-сәяси корылышында һәм тормыш рәвешендә җитди үзгәрешләр булды. Кайбер илләр һәм халыклар белән үзара мөнәсәбәтләр үзгәреш кичерде. Миграцион агымнар арту, илләр чикләренең ачык булуы, радикализм һәм экстремизм күренешләре үсү – безгә мондый тышкы янаулар һәм өндәүләр белән эш итәргә кирәк була.

«Бу шартларда безнең яшь буын гражданнар зур тормыш юлына баса. Барлык бу үзгәрешләр яшьләрнең тормышка карашын формалаштыруга йогынты ясамый калмый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген җәмгыятьтә, көчле яшьләр сәясәтеннән һәм гомумграждан бердәйлегеннән гайре, дәүләтне үстереп булмаганны аңлыйлар. Яшьләр илнең  инновацион үсешендә зур роль уйный. Алар – җәмгыятьне үстерүнең  стратегик ресурсы», – диде Татарстан Президенты.

Аның фикеренчә, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырганда күп милләтле халыкның уникаль рухи-әхлакый, тарихи-мәдәни мирасына, кешелек хәзинәләренә таянырга кирәк. Яшьләрдә гражданлык һәм патриотизм хисләре формалаштыру илдә сәләтле кешеләр өчен шартлар тудыруның бер алымы булырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлгән төрле программалар гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, дәүләт сәясәте чаралары комплексы төрле дин вәкилләренең уртак уңайлы шартларда яши алуын күз алдында тота.   

Андрей Меженько патриотизмны формалаштыру Россия милләте бердәмлеген ныгыту буенча төп нигезләрнең берсе булуын, агентлыкның өстенлекле бурычы булуын ассызыклады. Ул яшьләр белән эшчәнлекнең, шулай ук, аларда Ватанны ярату хисен тәрбияләү эшенең мөһимлегенә басым ясады. “Мәктәп партасы артында утыручылар тиздән безнең урыннарда булачак, безнең дәүләтне саклаячак, аның язмышын хәл итәчәк”, - дип бееелдерде Меженько.

Алексей Симонов утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе  Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән сәламләде. Ул көн кадагына куелган мәсьәләләр буенча Татарстан белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм төбәкнең тәҗрибәсен округ күләмендә гамәлгә ашырырга әзерлеге турында белдерде. “Үсеп килүче буында гомумроссия гражданлык бердәйлеген үстерүдә Россиянең тарихи тәҗрибәсенә таянырга кирәк. Безнең ил халыкларына бердәйлек хас”, - диде ул.

Иосиф Дискин Татарстан җитәкчелегенә мондый уртак утырышны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт җиткерде. Ул бүген илдәге сәяси вәзгыятьтә катлаулы чор, шактый күп каршылыклар булуын искәртте. “Безне шактый авыр еллар көтә. Көчле Россия генә сугыш афәте килеп чыгу куркынычын туктата ала”, - дип, Дискин патриотлык хисе киң колач җәяргә тиешлеген ассызыклады. Аның әйтүенчә, бүген илдә шундый вәзгыять күзәтелә: моңарчы компетенцияләр мәктәбе белән мавыгу гражданлык һәм патриотлык тәрбиясе бурычларын читтә калдырып килгән. “Безнең тәрбия системасы гражданин һәм патриот мәктәбе булудан туктады. Бәлки, безгә Президент инициативасы буенча булдырыла торган балалар оешмаларын башыннан ук балалар патриотик оешмасы дип атаргадыр”, - дип Иосиф Дискин бу мәсьәләдә мәгарифкә һәм яшьләр сәясәтенә кагылышлы кайбер закон чыгару актларын яңадан карарга тәкъдим итте. “Безнең сәясәт катгый төстә патриотлык һәм гражданлык тәрбиясе бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш, моңа игътибар белән карарга кирәк”, - диде ул.

Утырышта, шулай ук, ТР халыкларының яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров, Мәскәү, Россиянең Үзәк төбәге һәм Чуашстан Республикасы мөфтие, РФ Җәмәгать палатасының милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссия рәисе урынбасары Альбир Крганов, Россия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Яр Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев һәм башкалар чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге утырыш темасының көн үзәгендәге четерекле мәсьәлә булуын билгеләп узды. “Патриотлык мәсьәләләре төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштерә. Балаларны мәктәпләрдә тәрбияләү бүген аеруча актуаль. Без соңгы вакытта илгә янаган тышкы куркыныч тирәсендә берләшәбез, Ватаныбызны саклап калу өчен көчләребезне ныгытабыз”, - дип белдерде ул. Парламент башлыгы ТР халыклары ассамблеясенең уңышлы эшләвен билгеләп узды. “Төрле милләт вәкилләренең бергә җыелып, бу безнең туган йорт, һәм без аның иминлеге өчен җаваплы дип әйтүе яхшы форма”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов утырышның азагында бүгенге кебек уртак утырышлар күбрәк булуын теләде. Ул бу юнәлешәтә эшне калыплаштырырга, республика министрлыкларына, аеруча ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыкларына яшьләр сәясәтенә күбрәк игътибар юнәлтергә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International