Татарстанның барлык казанышларында республика профсоюзларының өлеше шактый. Бүген бу хакта ТР Профсоюзлар федерациясенең XXVI хисап-сайлау конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Анда оешманың биш елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм алга таба үсешнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.
Конференция эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, министрлар, предприятие җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага республика районнарыннан 321 делегат килгән иде.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан профсоюз оешмаларының зурлыгын билгеләп үтте, алар үз рәтләренә 800 меңнән артык кешене берләштерә. "Соңгы биш елда Татарстан үзенең социаль-иктисади үсешендә сизелерлек уңышларга иреште. Без икътисадны диверсификацияләү, инновацияле үсеш, социаль программалар; спорт, мәдәният, туристлык өлкәсен үстерүгә басым ясадык. Нәтиҗәдә, бүген республика кайбер мөһим күрсәткечләр буенча илдә әйдәп баручы урыннарны били. Аерым алганда, инвестицион климат торышы буенча - беренче, инновацион эшчәнлек буенча - икенче, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча - өченче, сәнәгый җитештерү һәм тышкы сәүдә әйләнеше буенча бишенче урынны били. Демография сәясәте дә яхшырды - бу елның 10 ае нәтиҗәләре буенча халыкның табигый үсеше 8 меңнән артык кеше тәшкил иткән. Дөнья финанс базарларындагы тискәре процесслар шартларында без Татарстан гражданнарының лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә алабыз", - диде ул әлеге казанышларда профсоюзларның роле мөһимлеген билгеләп.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның нәтиҗәле механизмы формалаштырылган, аның нигезендә социаль партнерлык принциплары ята. Ул искәрткәнчә, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында социаль-икътисади сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы 18нче республика килешүе имзаланган. "Бу система вакыт белән сынауны узды һәм җәмгыятьтәге социаль тотрыклылык дәлиленә әверелде", - дип ассызыклады ул.
"Социаль партнерлыкның төп казанышы булып хезмәт базарындагы киеренкелекне, эш хакы буенча бурычларны, эшсезләр санын киметү тора. Шулай ук хезмәт өчен түләүне җайга салуда заманча алымнар үзләштерү, хезмәткәрләрне хокукый культурасын арттыруга булышу да", - дип аңлатып узды Р.Миңнеханов.
Ул "хезмәт кешесе" - эшче һөнәр ияләренә хөрмәт формалаштыру буенча эшләрне дәвам итү зарур дип билгеләп үтте. "Үсеп килүче буынның мәнфәгатьләр һәм тормыш өстенлекләрендә җитештерү хезмәте арттагы урыннарны биләгән вәзгыятьне әйбәт күренеш дип атап булмый. Бүген без профсоюзлар белән бергә бу юнәлештә эшлибез. Ресурс үзәкләре төзү, эшче һөнәрләр ярышлары һәм конкурсларында катнашулар дәвам иттереләчәк. Казанда WorldSkills Competition эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәрү - эшче һөнәрләрнең абруен арттыру эшендәге юнәлешләрнең берсе", - диде Р.Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, быел 2030 елга кадәр ТРны социаль-икътисади үстерү стратегиясе кабул ителде. Анда төп басым кеше капиталын үстерүгә багышланган.
"Без Татарстан профсоюзлары әлеге стратегияне тормышка ашыруда иң актив катнашучы булыр дип өметләнәбез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры конференциядә катнашучыларга. Ул актуаль мәсьәлә саналган җитештерү өлкәсендә куркынычсызлык темасына да кагылып узды. "Хезмәне саклау - профсоюзларның иң төп бурычларының берсе, бу өлкәдә тагын да активрак эшләргә кирәк. Бу юнәлештә агросәнәгать өлкәсендә җитди эшләр башкару зарур, әлегә анда җитешсезлекләр шактый. Бу профсоюзлар өчен дә, тармак министрлыклары өчен дә өстенлекле мәсьәлә булырга тиеш. Формаль булмаган мәшгульлек һәм соры хезмәт базары да җитди проблема булып кала бирә. Профсоюзлардан әлеге юнәлештә дә актив ярдәм көтәбез. Профсоюзларның потенциалы төрле бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә", - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.