Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр барачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада 5 сентябрьдән алып 14 ярминкә уздырылган, 26 декабрьгә кадәр 3 авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, көзге ярминкәләр йомгаклары буенча авыл хезмәтчәннәре 800 млн. сумга якын продукция китергәннәр. 9,5 мең тонна бәрәңге һәм төрле яшелчәләр реализацияләнгән, 1 мең тоннадан артык төрле ит, шулкадәр үк он һәм шикәр, 500 тоннадан артык сөт, 8 млн. данә тавык йомыркасы.
«Реализацияләнә торган продукциягә бәяләр гадәттәгечә түбәнрәк, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Президентоы белән килешү нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ай саен транспорт чыгымнарын каплый һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашучыларны бүләкли. «Ярдәмегез өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнехановка.
Казан һәм Чаллыдагы ярминкәләрдә 36 муниципаль район катнаша.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Заәй, Түбән Кама, Чистай, Алабуга мунициципаль районнарында да уздырыла.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, «Татпотребсоюз» предприятиеләре авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшендә аеруча нәтиҗәле эшли.