Илдар Халиковка Россия территориясендә эшләүче кредит оешмалары җирлегендә ислам банкы яисә банк бүлекчәләре булдыру буенча техник-икътисади нигезләмә тәкъдим ителде

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Unirazak университеты президенты – профессор Мд. Забид Хаҗи Абдул Рәшид җитәкчелегендәге Россия-Малайзия  консорциумы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиковка Россия территориясендә эшләүче кредит оешмалары җирлегендә ислам банкы яисә банк бүлекчәләре булдыру буенча техник-икътисади нигезләмә тәкъдим ителде.

Техник-икътисади нигезләмә 9 ай дәвамында Россия-Малайзия консорциумы белгечләре тарафыннан эшләнгән, аның составына Малайзия Үзәк банкының ислам финансларын үстерү буенча IBFIM бүлекчәсе, Малайзиянең әйдәп баручы Unirazak университеты һәм Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды (IBFD Fund) керә.

Очрашуда катнашуларны сәламләп, Илдар Халиков, ислам банкын булдыруны Татарстан Республикасы башлап җибәрүне искә төшерде.

"Татарстан Россиядә ислам финанс индустриясен башлап җибәрүче буларак карала. Техник-икътисади нигезләмә төбәк территориясендә ислам банкингы үсеше нигезенә салыначак", - диде Илдар Халиков.

Татарстан илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда ислам финансларын үстерү буенча алга китте, дип билгеләде ТР Премьер-министры. Казанда ел саен ике мөһим вакыйга - Kazan Sukuk Conference конференциясе һәм KazanSummit Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең халыкара икътисади саммиты уздырыла, дип искә алды ул.

 

Россия-Малайзия консорциумы вәкилләре Татарстан Республикасында базарны өйрәнү нәтиҗәләре буенча кыскача отчет бирде. Алар фикеренчә, Татарстан "ислам тәрәзәсе"н булдыру өчен бик яхшы мәйданчык. Бүген ислам финанслары инструментлары Япония, Бөекбритания, Люксембург кебек илләрдә эшли.

Илдар Халиков очрашу барышында, Татарстан Республикасы һәм Россия Саклык банкы ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады, дип билгеләде. 8 декабрь көнне Мәскәүдә Саклык банкының бер мәйданчыгында техник-икътисади нигезләмә нәтиҗәләре хакында фикер алышу буенча "түгәрәк өстәл" узачак, дип көтелә.

"Ак Барс" банкы вәкиле шулай ук ислам финансларын җәлеп итү һәм Россия базарында аларны куллану тәҗрибәсе турында кыскача сөйләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International