Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты.
Ике яктан да катнашучылар Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Искә төшерәбез, 2015 елның 2-3 ноябрендә Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Кубада булды. Ул вакыттагы очрашу барышында берничә килешүгә ирешелгән иде.
Бүгенге очрашуда Куба илчесе Эмилио Лосада Гарсиа ирешелгән килешүләр буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алышу кирәк, шул исәптән “КАМАЗ” ҖАҖ белән хезмәттәшлек хакында да, дип белдерде.
Ул шулай ук “КАМАЗ” ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашуын хәбәр итте.