Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Безгә Саклык банкы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк”
2010 елның 13 апреле, сишәмбе
Татарстанга Саклык банкы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы президенты, Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашуда белдерде.
“Бүген Саклык банкы куйган бурычлар кызыклы, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында. – Республиканың инновацион, инвестицион икәнлеген исәпкә алып, зур проектларны гамәлгә ашырабыз, безнең мөнәсәбәтләрне һәм элемтәләрне үстерергә кирәк”.
Шәхсән үзем өчен һәм Саклык банкы өчен дә Татарстан үзенчәлекле төбәк, дип белдерде Герман Греф. “Мин күп еллар дәвамында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән хезмәттәшлек иттем һәм ул мөнәсәбәтләр бик тә кадерле. Рөстәм Миңнеханов белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Мин бер кайчан да үз карашымны яшермәдем, һәм алар Россия Федерациясе субъектлары арасында иң нәтиҗәле җитәкчеләр”, - дип белдерде Россия Саклык банкы идарәсе рәисе.
Герман Греф Саклык банкының Татарстанда махсус программалары бар, дип белдерде. “Аерым алганда, ипотека буенча ставкалар Саклык банкындагы минималь ставкага караганда 1,5 пунктка түбән”, - дип ассызыклады Герман Греф.
“Без 19нчы апрельдән Татарстанда кредит фабрикабызны ачабыз – бу әлеге система кертелгән беренче төбәкләрнең берсе. Кредит банкы эшчәнлеге кысаларында теләсә кайсы гражданинның ике көн дәвамында ипотекадан башка теләсә нинди кредит алу мөмкинлеге булачак, дип белдрде Саклык банкы идарәсе рәисе.
Шулай ук, Герман Греф сүзләренчә, якын арада Саклык банкы “ТАНЕКО” проектын финанслый башлаячак.
“Уртак проектларыбыз күп, мин Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановка озак еллар дәвамындагы хезмәттәшлек, катлаулы кризис чорында бик нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм. Без бер программаны да төшереп калдырмадык, катлаулы вакытта да хезмәттәшлекне үстердек һәм хәзер кризис нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләгәндә республика халкы өчен тагын да активрак эшләячәкбез”, - диде Герман Греф.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз