Татарстан Президенты Катар Дәүләтенең Икътисад һәм сәүдә министры Шәйх Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әль Тани белән очрашты

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Икътисад һәм сәүдә министры Шәйх Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әль Тани белән очрашты. Очрашу Доха шәһәренә Рөстәм Миңнехановның ике көнлек визиты кысаларында узды. 

ТР Президенты искәрткәнчә, алар министр белән соңгы мәртәбә быел март аенда Дубайдагы Инвестицион форумда очрашканнар иде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Катар Татарстанның сәнәгать көчләре белән таныш. Бу илгә авыр йөк машиналарын "КАМАЗ" сата иде. "Бүген әлеге машина төзелеше предприятиесе чыгаручы автомобиль төрләре исемлеге бик киң: гади авыр йөк машиналарыннан башлап Россия армиясенә база автомобильләрнә кадәр", - дип билгеләде ТР Президенты. 

Хезмәттәшлекнең иң перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ чыгару, нефть эшкәртү сәнәгатен, энергетика өлкәсендә уртак проетларны, "КАМАЗ" ГАҖ, "Казан вертолетлар заводы" ААҖ, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ продукциясен Катар базарына чыгаруны, ИТ-технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне атады. 

"Ката бизнесының РФ территориясендә инвестицияләрне кертү өчен үзенә уңайлы шартлар эзләгәнен беләбез. Без сезнең эшлекле даирәләрегезгә Татарстанны Россия базарына керү мәйданы итеп сайлауларын тәкъдим итәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук ТР Президенты искәрткәнчә, нәкъ менә Дохада узган елның июнь аенда Борынгы Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керттеләр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу мөһим вакыйгага күп еллык җитди эш китерде. "Ул чакта безне мөселман кардәшләребез хуплавы - бик тә әһәмиятле", - диде ул. 

 Шәйх Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әль Тани Татарстан Президенты сәламләп Борынгы Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелергә тиеш булганын ассызыклады. Ул анда үзенең дә барырга теләге булганын искәртте. 

Катар Дәүләтенең икътисад һәм сәүдә министры Татарстан Республикасы белән элемтәләр ныгыганына шат икәнен белдерде. "Кызганычка каршы, бүгенге көндә безнең арада сизелерлек товар әйләнеше юк. Иртәгә эшлекле даирәләр белән узачак очрашу Катар Дәүләтенең Татарстан белән дәвамлы һәм ныклы хезмәттәшлегенә этәргеч бирергә тиеш. Без үз чиратыбызда бөтен мәсьәләләрне дә хәл итүгә көч куячакбыз", - диде министр. 

Очрашуны йомгаклап Рөстәм Миңнеханов Катар делегациясен Татарстанга җава визит кылырга чакырды. 

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФнең Катардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Нурмөхәммәд Холов, ГАҖ "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International